Экология өлкәсендә уңышлар өчен – яшел флаг! Биектау балалар бакчасы абруйлы халыкара бүләккә лаек булды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Биектау районы “Бәләкәч” балалар бакчасында экология дәресе булып узды. Чара барышында “Бәләкәч”кә табигатьне саклау өлкәсендәге актив эшчәнлеге өчен абруйлы бүләк –экология символы булып торучы “Яшел флаг” тапшырылды.

“Әлеге бүләк бөтен дөнья күләмендә экологик белемнең “сыйфат сертификаты” булып исәпләнелә. Аңа ия булу – мәгариф учреждениесенең экологик тәрбия, эко-культура булдыру белән актив төстә шөгыльләнүенең дәлиле”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева. Экологлар, форсаттан файдаланып, балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләрне экология турында гомуми төшенчәләр белән дә  таныштырды: сабыйларга аның нинди фән икәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнүен аңлатты. Балалар планетабызның гүзәл почмаклары турында презентация дә карады әле.  Ә иң мөһиме: фикер алышу барышында төп бурычны – өйләребездә генә түгел, табигатьтә дә чисталык саклау зарурилыгын баш миләренә киртләп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International