Вертолетка утырып күзәтеп йөрү барышында табигатьне саклау законын бозуның 125 очрагы ачыкланган

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Апас һәм Кама Тамагы муниципаль районнары территорияләрен тикшерү буенча рейд үткәргән. Шулай итеп, очар кош биеклегеннән табигатьне саклау законын бозуның 125 очрагы теркәлгән. Ачыкланган фактлар арасыннан – калдыкларны тиешсез урынга урнаштыруның 112 очрагы, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгаруның 8 очрагы һәм су законын бозуның 5 очрагы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан, барлык закон бозу очракларын оператив төстә юкка чыгару һәм гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту максатыннан, җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International