Буада икенчел чималны аерып җыю буенча акция үткәрелгән

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Гади генә гамәлләр үзе – ә табигатькә шулардан күпме файда! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасында “Без – чиста шәһәр ягында!” дигән экологик акция уздырган. Чара барышында сабыйлар 11 килограммнан артыграк батарея һәм 1672 пластик капкач җыйган. Җыеп алынган барлык икенчел чимал яраксызга чыккан батареяләрне рәсми төстә эшкәртү белән шөгыльләнүче оешмага тапшырылачак. Балаларга шулай ук табигатьтә калдыкларның төрле төрләренең таркалу сроклары турында сөйләгәннәр һәм чүпне аерып җыюның чүп-чарны утильләштерүнең экологиягә зыян салмый торган иң дөрес ысулы булып торуын аңлатканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International