Чаллыда “Экоактивлар” проектының чираттагы сезоны башланды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Агартырга һәм эшкә этәргеч бирергә. Чаллыда “Экоактивлар-2019” проектын ачу булып узды. Әлеге проект инде 2016 елдан бирле Чаллы шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте инициативасы белән тормышка ашырылып килә.

Казан Федераль Университетының Чаллы институты Инжиниринг үзәгенә мәгариф учреждениеләреннән 200дән артыграк экологик берләшмә вәкиле җыелды. Форумда катнашучылар агымдагы уку елында табигатьне саклау чараларын һәм акцияләр үткәрү  буенча уртак план билгеләде. Укучылар алдында Чаллы башкарма комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре һәм экологик компанияләр вәкилләре чыгыш ясады.

Проектның максаты – мәгариф учреждениесенең үзендә экологияне саклауга мөкиббән укучылар төркемнәрен (экоактивлар) оештыру аша мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларның экологик культурасын булдыру. Проектның төп эчтәлеге булып икенчел чималны – макулатура, ПЭТ-шешәләр, батарея, кием-салым җыю буенча акцияләр үткәрү, шулай ук икенчел чималдан экологик плакат һәм эшләнмәләр бәйгеләре, активистлар өчен теоретик дәресләр һәм экологияне кайгырту юнәлешендә күп эшләүче предприятиеләр, ошмаларга экскурсияләр үткәрү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International