Кукмарада балалар калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәнгән

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең “Ромашка” 10нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәргән. Дәрес әңгәмә, уеннар, иҗади чаралар рәвешендә узган.

Һәрбер төркем хәзинәле сандыкның кайда яшереп куелганлыгын күрсәтүче карта пазларын кулларына төшерү өчен биремнәр үтәгән. Чара барышында батареяләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында да сөйләшү булган.

“Балалар экологиянең билгеләнгән көндә өмәләр үткәрү, комлыкларны, урманнарны җыештыру-чистарту гына түгеллеген аңларга тиешләр. Бик кызыклы фән һәм тормыш рәвеше, үсемлекләр һәм хайваннар турында гаять кирәкле белемнәр, алар белән аралашу шатлыгы да бит әле ул”, – дигән фикердә экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International