Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында инспекторлар өчен коррупциягә каршы көрәш буенча лекция узды

2019 елның 11 октябре, җомга

Әлеге чара коррупциягә каршы торучанлыкны булдыру максатында, хокукый пропаганда йөзеннән үткәрелде. Чара барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Артем Артемьев коррупциягә каршы законның төп аспектлары белән таныштырды һәм коррупция юнәлешендәге иҗтимагый хәтәр гамәлләр, закон бозулар өчен билгеләнгән җаваплылык төрләре турында сөйләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International