Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында инспекторларны планлы өйрәтү булды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында персоналның квалификациясен күтәрү максатыннан инспекторларга уку үткәрелде. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров рәислегендә инспекторларны Татарстан Арбитраж cуды судьясы Илшат Гыйлалов, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры өлкән ярдәмчесе Ольга Мельник укытты.

Чарада табигатьне саклау һәм табигатьтән файдалану кагыйдәләре өлкәсендә төп федераль законнарны өйрәнү һәм кабатлау төп игътибар үзәгенә алынды. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә административ һәм җинаять эшләрен тикшерүгә мисаллар каралды.

“Мондый укыту-өйрәтүләр инспекторларның квалификациясен һәм башкарыла торган эшләренең сыйфатын үстерүгә, шулай ук аларның табигатьне саклау законы өлкәсендәге белемнәрен яңартуга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International