Чүпне махсус полигоннарга озатырга!

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Элекке полигон янына бик зур чүплек өеп куйганнар. Чирмешән районында рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өеменең чираттагысы калкып чыккан. Закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, әлеге участок аларның контрольлегендә тотыла, территория даими рәвештә чүп-чардан чистартыла һәм тигезләнелә, әмма чүплек һаман пәйда булып кына тора. Биредә яшәүчеләр әлеге территорияне “Солдат карьеры” дип йөртәләр икән хәтта.

Биредә  чүп аударып калдыруны тыю билгесе урнаштырылса да, чүп-чар өю һаман дәвам итә. Экологлар барлык материалларны, тиешле чаралар күрү өчен, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International