Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып ятучыны пилотсыз очкыч ярдәмендә билгеләгәннәр

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Чаллы шәһәре, производство проезды. Табигатьне саклауга битараф булмаган мәнле гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә 39А бинасы артында җир астыннан законсыз төстә ниндидер файдалы казылма чыгарулары турында хәбәр иткән. Дәүләт инспекторлары шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән урынга чыгып, чыннан да, гомумтаралган файдалы казылманы (кызыл балчык) законсыз  чыгару фактын раслаган. Экологлар гаеплеләрне билгеләү өчен квадрокоптердан файдаланган.

Лицензиясез генә файдалы казылма чыгаручы затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш закон бозучыга җир асты биләмәсенә китерелгән зыянны капларга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International