Бүген Татарстан Экология министрлыгында товарларның полимер төрелмә-савыт калдыкларын аерып җыю культурасын үстерү буенча фикер алышу булды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Coca-Cola компаниясенең Россиядәге вәкилләре белән полимер төрелмә-савыт калдыкларын аерып җыюга бәйле чараларны тормышка ашыру буенча фикер алышу булды. Август аенда Worldskills Kazan-2019 чемпионатын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән  Coca-Cola компаниясенең Россиядәге филиалы арасында каты коммуналь калдыкларны аерып туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килешүгә кул куелганлыгын искә төшерик.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков рәислегендә фикер алышуда шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, «Гринта» ҖЧҖ, “ПЖКХ” идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчеләре катнашты.

“Сезнең белән проект буенча Казан шәһәрендә эшләүдән тыш, Татарстанның башка зур шәһәрләрендә – Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәттә дә шундый эшчәнлек башлап җибәрәсебез килә – алар үзләре дә бу проектта катнашырга тели. Ә инде алга таба тәҗрибәбезне бөтен Россия Федерациясенә җәелдерәчәкбез. Экологик агарту һәм социаль проектларны тормышка ашыру аерып җыю культурасын булдыруда аерым бер роль уйный”, – дип билгеләп үтте министр.

Эшлекле очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында “Безнең белән аерып җый!” проектының инфраструктура һәм агарту юнәлешләре буенча фикер алышты. Моннан тыш Республика актив мәктәбендә катнашучы Никита Ивашечкин компания вәкилләре алдында үз тәкъдиме белән чыгыш ясау бәхетенә иреште. Студент пластик савыт җыю өчен махсус аппарат урнаштыру буенча эшләнгән проекты белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International