Татарстанда яшәүчеләр “Россия – минем горурлыгым!” Илкүләм яшьләр ватанпәрвәрлек бәйгесендә катнашуга чакырыла

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

“Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк” автоном коммерциясез оешмасы 11яшьтән 18 яшькә кадәрге урта гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучыларын “Россия – минем горурлыгым!” Илкүләм яшьләр ватанпәрвәрлек бәйгесендә катнашуга чакыра. Конкурс Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, “Рус дөньясы” фонды һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының проектлар офисы ярдәмендә уздырыла.

Конкурс өчен хезмәтләр “Фотосурәт”, “Рәсем”, “Видеоролик”, “Социаль плакат”, “Инша”, “Әдәби иҗат”, “Журналистика” форматларында тапшырыла. Конкурсның тематик юнәлешләреннән берсе – “Урман – илкүләм байлык” – кеше тормышында һәм планетада яшәүче башка җан ияләре тормышында урманнарның роленә карата балаларның уй-фикерләрен чагылдырган конкурс эшләре.

Конкурста катнашуга гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә “Орленок”, “Океан”, “Смена” Бөтенроссия балалар үзәкләренә, “Артек” Халыкара балалар үзәгенә, шулай ук “Сириус” белем бирү үзәгенә юлламалар бирелә.

Конкурс нигезләмәсе белән www.rosdetstvo.com сайтында – “Функцияләр” – “Чараларны оештыру һәм үткәрү” – “Балалар һәм яшьләр өчен конкурс чаралары” – “Россия – минем горурлыгым” илкүләм яшьләр ватанпәрвәрлек бәйгесе – “2019 ел чарасы” бүлегендә танышырга була.

Элемтәгә керү өчен телефон: 8 (391) 231-38-33, rosdetstvo_info@mail.ru – Верхорубова Александра Николаевна.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International