3973 автомобиль төтене нормативларга туры килү-килмәүгә тикшерелгән. Экологлар “Чиста һава” операциясен дәвам итә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе инспекторлары белән берлектә машиналардан һавага чыга торган төтеннең билгеләнгән нормативларга туры килү-килмәвенә дәүләт күзәтчелеген хәл итеп килә. Татарстан юлларында “Чиста һава” операциясе 15 июньдә башланды.

Бүгенгә 3973 автомобиль тикшерелгән. Шулардан 190ы (4,8%ы) төтененең нормативлардан тайпылуы ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез: машина төтененең нормативка туры килмәве Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.23 статьясы (“Һавага чыгарыла торган пычрак матдәләре яки тавышы нормативтан артып киткән механик транспорт чаралардан файдалану”) нигезендә административ җаваплылыкка китерә.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International