Түбән Кама районында Каракүл янында берәү корып куйган киртә алынган

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә җирле халыктан Түбән Кама районында җәйрәп ятучы Каракүлгә килү-китү юлының ябылуы турында мөрәҗәгать кергән. Экологлар урынга баргач, чыннан да, су читенә үк терәп тимер койма урнаштырылганлыгын күреп алган. “Киртә күлдән кимендә 20 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш иде. Бу очракта без тимер конструкция корып куйган физик затны, штраф билгеләп һәм закон бозуны юкка чыгару бурычын йөкләп, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы буенча (Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китү йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү) администартив җаваплылыкка тарттык”, – ди экологлар.

Гражданин экологлар күрсәтмәсен үтәгән дә инде: күлгә ирекле килеп-китеп йөрү өчен шартлар торгызылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International