Казан вертолет заводында – ташландык суларга яңача караш

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Казан вертолет заводы моннан ел ярым элегрәк яңартылган гальваник производствосын ачып, җитештерүчәнлеген арттырып кына калмаган, бәлки әле бөтен предприятиенең экологиягә китерелә торган зыянын да сизелерлек киметкән. Яңа технология шәһәр канализациясенә агызыла торган ташландык сулар күләмен 91%ка киметү мөмкинлеге биргән. 2016 елның октябрендә кабул ителгән “Россия вертолетлары” холдингының экологик сәясәте” нигезендә, җитештерү факторларының әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын даими киметү – предприятиенең төп экологик максатларыннан берсе. Шуңа күрә гальваник производствоны модернизацияләү яңа корпус төзүне дә, тузган җиһазларны башкасына алыштыру, ташландык суларны чистартуның яңа технологиясен гамәлгә кертүне дә үз эченә алган.

Гальваник производствоның яңа корпусы (гомуми мәйданы – 12 957,5 кв. м) 2018 елның 14 мартында ачылган. Анда моңа кадәр төрле корпусларда эшләп килгән гальваник һәм лак-буяу катламнарын эшләү участоклары урнаштырылган. Берләштерү хисабына җитештерүнең гомуми мәйданы 27%ка кимегән. Чиктән тыш мөһим производствода тузган технологик җиһазлар алыштырылган, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләме кимегән.

Казан вертолет заводында иске типтагы чистарту корылмаларын юкка чыгару һәм әйләнешле су белән тәэмин итүне гамәлгә кертү производствоның экологиягә зыянын сизелерлек киметү мөмкинлеге биргән. Яңа чистарту технологиясе буенча ташландык суларның 87%ы технологик процесска кире кайтарыла. Шуның хисабына предприятиедә шәһәр канализациясенә агызыла торган ташландык сулар күләме 91%ка кимегән. Ташландык суларны чистартканнан соң калган концентрат һәм шлам транспорт контейнерларына тутырыла һәм утильләштерелә. Химик ванналардан пар белән чыккан газ рәвешендәге продуктлар да атмосфера һавасына чыгарылганчы чистартыла. Моннан тыш энергияне нәтиҗәле тоту мөмкинлеге бирүче насос җиһазы да энергетика ресурсларының 40%ка кадәрен янга калдыру мөмкинлеге бирә.

Шулай итеп, Казан вертолет заводында җитештерүдән экологиягә китерелә торган зыянны  киметү буенча күрелә торган чаралар предприятиегә һәр ел саен чама белән 2,3 миллион сум акчасын янга калдырырга ярдәм итә. Модернизацияләүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 2 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. Шуның 70%ы – предприятиенең үз средстволары, 30%ы – федераль бюджеттан.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International