Тукай районында су объектларының яр буе саклау полосасыннан файдалануга киртә куелган

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына ваемлы гражданнарыбыздан Тукай районы Шилнә елгасы тирәсендәге берьюлы ике сулыкның яр буенда җир эшләренең алып барылуы турында хәбәр кергән.

Экологлар кичекмәстән шул урынга чыгып, әлеге территориядә өзелгән элемтә чыбыгын ялгау белән шөгыльләнүче предприятие хезмәткәрләренең, чыннан да, сулыкның яр буе полосасында җир эшләре башкаруларын күреп алган. “Алар су читеннән 10 метр ераклыкта экскаватор белән озын чокыр казып яталар иде!”– ди экологлар, тәмам сәерсенеп.

Административ тикшерү нәтиҗәсендә предприятиенең вазифаи затына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегендәге һәм башка эшчәнлекләрдәге чикләүләрне бозып файдалану”) нигезендә беркетмә төзелгән, закон бозу турында күрсәтмә бирелгән. Закон бозучыга шулай ук штраф түләргә туры киләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International