Бүген Казанда А.И.Щеповских исемендәге “Сәнәгать экологиясе һәм иминлеге” дигән XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең “Казан” матбугат залына әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең әйдәп баручы галимнәре, практиклары җыелды. Биредә Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча тәүге министры Анатолий Иванович Щеповскихның истәлегенә багышлап, 5нче тапкыр “Сәнәгать экологиясе һәм иминлеге” дигән XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Чарада катнашучыларны республиканың табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков сәламләп, соңгы елларда үткәрелгән конференцияләрнең үзләренең нәтиҗәлелеген раславын билгеләп үтте. “Без Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә кертелгән теләсә кайсы файдалы эшләнмәне, практиканы теләсә кайсы вакытта карарга һәм, Фәнни-техник совет әгъзалары раслаган очракта, аларны кулланырга әзер”, – дип өстәде министр.

Конференциядә катнашучылар һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне контрольлектә тоту системаларын куллану һәм сәнәгать катализаторларыннан файдалану, предприятиеләрдә экологик программаларны тормышка ашыру мәсьәләләрен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр буенча фикер алышты. Иң яхшы докладлар авторлары А.И. Щеповских исемендәге истәлек медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук Газиев Наил Хәмит улына, үзенең туган көнендә, республиканың әйләнә-тирә мохитен саклау эшенә саллы өлеш керткән өчен, истәлек медале тапшырылды.

“Сәнәгать экологиясе һәм иминлеге” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан, Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында, һәр ел саен үткәрелеп килүен искәртик. Быел форумда Россиянең 31 төбәгеннән,  ерактагы һәм якындагы 23 чит илдән әйдәп баручы 180 тармак компаниясе һәм предприятиесе катнашты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International