Бүген Лаеш районында Иске пристаньда Кама елгасына 6 меңгә якын чөгә маймычы җибәрелде. Елганы биоресурслар белән баету Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы “Главрыбвод” федераль дәүләт бюджет учреждениесе белгечләреннән торган комиссия контрольлегендә хәл ителде.
Бүген елга дәрьяларын иңләүгә чыгарылган маймычлар Лаеш районындагы “Биосфера-Фиш” балыкчылык комплексында үстерелгән. “Бу маймычлар үзебезнең җитлеккән балыклар уылдыгыннан үстерелде. Бүген 4 айлык маймычларны җибәрдек, аларның һәркайсының авырлыгы 10 грамм чамасы тәшкил итә”, – ди Миләүшә Заһидуллина.
“Бүгенге чара компенсация чарасы булып тора, һәм ул су ресурсларыннан файдаланучы яки акваторияләрдә җир асты биләмәләрен эшкәртүче оешмалар тарафыннан башкарылды. Су объектына балыклар әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нигезендә исәпләнгән күләмнәрдә җибәрелде”, – дип билгеләп үтте Алексей Чинарев.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте