Ваемлы гражданнарны автомобиль төзүчеләр шәһәренең Промышленная урамында җир казып ятучы бер экскаватор җәлеп иткән. Аларның бу хактагы мөрәҗәгатен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары шундук юлга кузгалган. Рейд барышында 11 кв.метр мәйданда туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу һәм күчерү факты расланган. Җир эшләренең рөхсәт документларыннан башка гына алып барылганлыгы ачыкланган.
Закон бозучыга карата, “Эконадзор” программа-аппарат комплексын куллану нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) нигезендә административ беркетмә төзелгән. Зыян китерелгән җир бер ай эчендә торгызылырга тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте