Лениногорскида зур чүплек ясауга һәм битум агызуга гаепле подряд оешмасына карата тикшерү алып барыла

2019 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 850 кв.м мәйданда чүплеккә тап булган. Лениногорск шәһәренең Төзүчеләр урамында биналар сүтелгән, әмма барлык төзелеш чүп-чары шунда гына калдырылган икән. Территорияне тикшерү барышында туфракка битум агызуга юл куелганлыгы да билгеләнгән. Матдә пробалары, кичекмәстән, хәвефлелек классын билгеләү өчен, лабораториягә җибәрелгән. Экологлар исәпләп чыгарганча, пычранган мәйдан 13,2 кв.м тәшкил итә, ә инде битум тутырылган чокырның тирәнлеге – ярты метр.

 Дәүләт инспекторлары туфракны калдыклар белән пычратуга бер подряд оешмасының гаепле булуын ачыклаган. Оешмага карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International