Казанда каты коммуналь калдыкларны чыгару сыйфатын тикшерү буенча рейд узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

"Восточный" каты көнкүреш калдыклары полигонына каты коммуналь калдыклар ташучы транспорт чараларын тикшерү буенча беренче рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ТР буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Транспорт чараларын хәтәрлек классы турында маркировкасы булу-булмавына, калдык ташу лицензиясе, шулай ук калдыклар белән эшләүгә рөхсәте булу-булмавына карата тикшерделәр. 8 сәгать эчендә дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан 64 транспорт чарасы тикшерелде.  6 хокук бозу очрагы ачыкланды. Әлеге мәгълүматлар Росприроднадзор идарәсенә тапшырылачак. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме – ун мең сумнан утыз мең сумга кадәр; юридик затлар өчен йөз мең сумнан ике йөз илле мең сумга кадәр тәшкил итә.  

Исегезгә төшерәбез, чүп чыгару катгый рәвештә фәкать лицензия буенча гына гамәлгә ашырылырга, барысы да төбәк операторы белән шартнамә төзергә тиеш.  Төп бурыч – калдыкларны чыгару һәм утильләштерү өлкәсендә тәртип урнаштыру.

Бүген мондый рейдлар ТР Экология министрлыгының башка территориаль идарәләрендә дә үткәрелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International