Әлмәт районы Кәләй тимер юлчылар станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр агач-куакларның төрләрен, елның төрле фасылларында үсемлекләр тормышындагы үзгәрешләрне өйрәнде. Алар өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе үткәрелде.
Экологлар балаларны агачларның тормыш цикллары белән таныштырды, берочтан белемнәрен уен рәвешендә ныгытты: нәниләр яфраклары буенча агачларны танырга өйрәнде, табышмаклар чиште, табигать турында шигырьләр сөйләде. Шулай ук чара кысаларында яшь экологларның рәсем күргәзмәсе оештырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте