“Тарлау” шифаханәсе – хәрабә хәлендә. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары җирле халык мөрәҗәгате буенча калдыкларның җирдә аунап ятуын билгеләгән

2019 елның 9 августы, җомга

Кайчандыр дәвалау-профилактика учреждениесе булып торган бина хәзер төзелеш калдыклары өеменә әйләнгән. Тарлау бистәсендә яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Алабуга районының Тарлау бистәсе санаторие территориясенең чүплеккә әйләнүе турында хәбәр кергән. Экологлар, чыннан да, җирдә калдыкларның аунап ятуын раслаган. Чүпләнгән мәйданның – 10 тысяч кв.м чамасы, бинаны сүткәннән соң калган чүп күләменең 5 мең куб.м дан артыграк тәшкил иткәнлеге исәпләп чыгарылган. Бинаны сүтү эшләрен башкарган хосусый эшмәкәргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ беркетмә төзелгән. Гаепле затка закон бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарылган, шулай ук зыянны каплау турында дәгъва белдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International