Александр Шадриков: “Закон бозуларны ачыклау – закон бозучыга карата тиешле гамәл кылуга, ә закон бозучының үзен – производствосын яңартуга этәрә

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Әлмәт шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Биредә презентация узды. Аның кысаларында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе районда тормышка ашырылып килә торган канализация челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, яңа технологияләрне куллану һәм су объектларын чистарту проектлары, районның чүплекләрне рекультивацияләү һәм юкка чыгару тәҗрибәсе, шулай ук яшелләндерү, атмосфера һавасы сыйфатын яхшырту һәм халыкны экологик агарту тәҗрибәсе белән таныштырылды. “Бүген муниципаль районның “Татнефть” белән инде күпне эшләүләре сөендерә, яңа алымнар да куланыла. Безнең экспертлар, экологлар һәм, гомумән, министрлык илкүләм проектлар һәм төбәк программалары кысаларында әлеге эшкә зур канәгатьлек белән кушылыр иде,” – дип билгеләп үтте министр. Ведомство җитәкчесе чистарту корылмаларын реконструкцияләүне, ташландык суларны агызуны һәм атмосфера һавасы сыйфатын автоматлаштырылган төстә мониторинглау проектларын уңай бәяләде. Ул су объектларына агызыла торган ташландык суларның сыйфатын яхшырту буенча күп эшләнелүен билгеләп үтте. “Закон бозуларны ачыклау – закон бозучыга карата тиешле гамәл кылуга, ә закон бозучының үзен  – производствосын яңартуга этәрә,” – дип билгеләп үтте министр.

Александр Шадриков үзенең визиты барышында шулай ук объектларга чыкты – канализация системасының чистарту корылмаларын төзекләндерүнең барышы белән танышты, шәһәр күле һәм сусаклагычының яр буен карады. Биредә хәзер сулыкның төбен чистарту- тирәнәйтү һәм яр буен төзекләндерү эшләре алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International