Экологлар вертолеттан карап йөргәндә табигатьне саклау законын бозуның 71 очрагын ачыклаган

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Территорияне авиация ярдәмендә тикшерәләр. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров WorldSkills Kazan 2019 – эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында республика районнары территорияләренең чисталыгын вертолеттан карап-тикшереп йөргән. Шулай итеп, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнары җирлекләрен һавадан торып тикшерү барышында табигатьне саклау законын бозуның 71 очрагы ачыкланган. Мондый очраклар арасыннан – файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә 94 кв.м чамасы мәйданда төзелеш калдыкларыннан гыйбарәт булган бик зур чүплекнең калкып чыгуы билгеләнгән. Бирегә иске тәрәзәләр, ишекләр, агач калдыклары һәм башка төзелеш чүп-чары өеп куелган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән шушы урынга килеп җиткән. Хәзер, закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен тиз генә юкка чыгару һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан, җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү буенча эш алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International