Лениногорскида яшәүче уңган-булган кешеләр “Чиста яр буе” акциясе кысаларында 100 капчыктан артыграк чүп җыйды. Табигатьне саклау чараларында Зәй-Каратай, Куакбаш, Зеленая Роща, Керкәле, Иске Куак авыллары халкы катнашты. Шулай итеп, уртак тырышлык белән Чишмә, Сарбаш елгаларының яр буйлары, Иске Куак авылы чишмәсе чистарып-ямьләнеп калды.
“Без яр буйларыннан асылда корыган чыбык-чабык, пластик савытлар һәм капчыклар җыеп алдык, сулыкларны ләмнән чистарттык. Хезмәтебезнең юкка чыкмавына ышанасы килә: яр буенда ял итүче гражданнар, чыннан да, безнең эшне күреп, үзләре артыннан бер чүп тә калдырмыйча китеп барды,” – ди “Чиста яр буе” акциясендә катнашкан Рания Сабирова.
Су объектларын тәртипкә салу буенча “Чиста яр буе” акциясенең бөтен республика күләмендә үткәрелүен искә төшерик. Яр буйларын һәм сулыкларны чистарту-җыештыру эшләре “Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында волонтерлар һәм муниципаль берәмлекләр көче белән башкарыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте