Александр Шадриков: “Сез – иртәгесе көнгә безнең карашыбыз, безнең яңа проектларыбыз һәм өр-яңа идеяләребез”

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегенең башлангыч йомгаклары һәм киләчәккә планнары буенча фикер алышу булды. Биредә экология министры Александр Шадриков экоактивистлар белән очрашты.

Чара кысаларында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе экологик хәрәкәтнең яшь энтузиастлары белән танышты. Моннан тыш  “Галопом по районам 2.0” һәм “ТР яшь натуралистлары” проектларын (хәрәкәт аларны тормышка ашыруга Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгыннан ярдәм алды) үстерү концепциясе, Республика активистлар мәктәбен, “Яшел зачетка” проекты кысаларында бәйгеләр үткәрү, шулай ук 2019 елда “Чиста булачак!” йомгаклау фестивален уздыру буенча фикер алышу булды.

“Яшьләребезне табигатьне саклау өчен берләштерү – җәмгыятебезнең тормыш сыйфатына гаять зур йогынты ясардай бик мөһим социаль вакыйга ул. “Сез – иртәгесе көнгә безнең карашыбыз, безнең яңа проектларыбыз һәм өр-яңа идеяләребез,” – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International