Бүген “Биосфера-лагерь” мәктәбендә укучылар һаваның чисталыгын тикшерде

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

25 июльдән 11 августка кадәр “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен “Биосфера” XXV республика экологик лагерь-мәктәбе оештырылды. Шулай итеп, Татарстаннан 71 бала – муниципаль, республика һәм бөтен Россия күләмендә экология  буенча үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар гомуми экология, гидробиология, үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе, урман белеме, экологик туризм, энтомология, туфрак белеме, ветеринария экологиясе белемнәренә “чумды”. Бүген алар Урман янгыннарын сүндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, “Рус географик җәмгыяте”нең Татарстандагы төбәк бүлеге вәкилләре белән аралашты, шулай ук Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә лабораториясе эше белән танышты. Алар өчен Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе баш белгече Артур Вилданов таншытыру характерындагы экскурсия үткәрде. Ул сменада ял итүчеләргә Татарстанда атмосфера һавасы сыйфатын контрольлектә тоту турында сөйләде. Укучылар пробалар алу һәм аларны анализлауда шәхсән катнашты. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International