Татарстан приставлары экологияне саклау законын бозган өчен 8,2 млн. сумлык штраф түләткән

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 6 аенда Татарстанның суд приставлары табигатьне саклау законын бозган өчен барлыгы 8,2 миллион сумнан артыграк күләмдә штраф түләткән, дип хәбәр ителә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтында. Башкару производстволарының күпчелек өлеше – штрафлар һәм матди зыянны түләтү рәвешендә административ һәм җинаять җәзаларын үтәүгә кагылышлы. Моннан тыш 17 башкару производствосы кысаларында бурычлыларның Россия Федерациясе чикләреннән чыгуга хокукы чикләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International