Чисталык һәм тәртипкә күз-колак. Экологлар “Росреестр” ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә WorldSkills маршрутының чисталыгын тикшерде

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары алда торучы  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты  маршрутын ни дәрәҗәдә чиста-пөхтә булуын тагын бер кат тикшерде. Рейд “Росреестр” ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. “Бүген без “Ак Барс базасы”ннан алып “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәгенә кадәрге юлны тикшердек. Күзәтчелек рейды барышында Казансу елгасының су саклау зонасына төзелеш калдыкларын аударып калдыру рәаешендә табигатьне саклау законын бозуны ачыкладык,” – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева. Административ тикшерү кысаларында Казан шәһәре башкарма комитетына Казансу елгасының Яр буе территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләре башкарган оешмалар турында запрос җибәрелгән.

Экологик  таләпләрне санга сукмауның Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы һәм  8.42 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка китерүен искә төшерик.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International