Балтач районы Шушма елгасы яры буйларын чистартып-җыештырып, гражданнарның экологик проблемаларны хәл кылуга игътибарын җәлеп иттеләр. Район башкарма комитеты каршындагы “Форпост” иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары табигатьне саклау акциясен уздырды. Нәтиҗәдә пластик һәм пыяла шешәләр, алюминий банкалардан торган 2 капчык чүп-чар җыеп алынды.
“Әлеге территория даими рәвештә район җәмәгатьчелеге контрольлегендә тотыла, шуңа күрә биредә чагыштырмача чиста. Җыеп алынган калдыклар табигать кочагындагы ялдан соң калдырылган көнкүреш калдыкларына керә. Гражданнарыбызның һәммәсен туып-үскән табигатебезгә карата җаваплы мөнәсәбәткә өндисе килә: артыгыздан чүп-чар калдырмагыз һәм районның эко-волонтерлары сафына кушылыгыз, дип,” – ди Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте