Экологияне кайгыртабыз! Алабуга лагеренда табигать белән аралашу дәресе узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Яшь төзүче” лагеренда Алабуга мәктәпләре укучылары өчен экологик әңгәмә үткәрде. Балалар тыюлыклар эшенең тарихы белән таныштырылды, аларга махсус сакланылышлы нинди объектларның булуы, мондый объектларның бер-берсеннән ничегрәк аерылып торуы аңлатылды. Дәрес кысаларында укучылар бик күпне белү генә түгел, вакытларын да күңелле итеп уздырды, экологик уеннарда катнашты, викторина сорауларына җаваплар бирде, эстафета  ярышында җитезлеккә һәм осталыкка көч сынашты. Ярышлардан соң балалар тематик ролик карады һәм чүпне аерып җыюны гамәлгә кертү буенча фикер алышты.  Моннан тыш алар, экологлар белән бергәләшеп, көнкүрештә ансат кына кулланып була торган экологик гадәтләрне дә искә төшерде.

“Калдыкларны аерып җыюны күздә тоткан җиңел генә, әмма бик тә файдалы гадәт табигатьне саклау өчен, һәркайсыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен кирәк. Чүп никадәр күбрәк эшкәртелсә, полигоннарда йөзләрчә ел дәвамында череп ятучысы шуның кадәр азрак булачак,” – дип искә төшерде ведомство хезмәткәрләре дәрескә җыелган балаларга.           

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International