Азнакайда бер эшмәкәр су саклау зонасында чүплек ясап куйган

2019 елның 12 июле, җомга

Инешнең су саклау зонасында – чүплек. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары  Азнакай шәһәрендә туфракта сәүдә эшчәнлегеннән калган калдыкларга тап булган. Тиешсез урынга урнаштырылган чүплек мәйданының 12 кв.м., күләменең –  10 куб.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Дәүләт инспекторлары ачыклаганча, сәүдә ноктасы янындагы чүплек чүп-чардан бушлай гына котылу ысулына әйләнгән – эшмәкәр каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төземәгән. Эшмәкәрне закон бозу факты буенча, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясы нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылык көтә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International