ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “UROS GROUP” Ltd. (Финляндия) вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” булып узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республиканың иң зур водоканаллары вәкилләре очрашты. Ташландык суларны агызуга контрольлек системасын автоматлаштыру сөйләшүнең төп темасына әйләнде. Министр Александр Шадриков рәислегендә узган очрашуда шулай ук “UROS GROUP” Ltd компаниясенең Европа һәм БДБ илләре буенча идарәче директоры Владимир Олещенко, “UROS GROUP” Ltd. компаниясенең интернет әйберләр төп клиентлары буенча менеджеры Матиас Тимонен, “Илкүләм экология операторы” компаниясе президенты Дмитрий Школьный, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев катнашты. Яклар экологик-аналитик җайланмага, шулай ук ташландык

сулар чыганакларын датчиклар белән тәэмин итүгә карата таләпләр буенча фикер алышты.

2019 елның июнендә Финляндия Республикасында Татарстан Республикасы белән UROS Ltd. компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумның кул куелганлыгын искә төшерик.

“UROS GROUP” Ltd. вәкилләре белән очрашу кысаларында “Иннополис шәһәрен үстерү фонды” автоном коммерциясез оешмасының IT һәм технологик проектлар җитәкчесе Станислав Ефимов тарафыннан Иннополиста эшләнгән санлы модель белән таныштыру булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International