Хәзер инде туфракка пычрак сулар эләкми. Тукай районында инспекторларның күрсәтмәсе буенча чистарту корылмалары яңартылган

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Туфракка пычрак суларның эләгүен булырмау максатыннан чистарту корылмалары модернизацияләнгән. Тукай районында бер предприятие Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен тулы күләмендә үтәгән. Баксаң, экологлар инде гыйнвар аенда ук предприятие эшендә экологик таләпләрне бозуны, тәгаенләп әйткәндә, шартлы рәвештә генә чистартылган хуҗалык-көнкүреш сулары һәм яңгыр суларының җирдән файдалану чигеннән чыгып агызылуын теркәгән. Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Ташландык суларны агызуның ябык циклы мондый суның туфракка эләгүен булдырмау мөмкинлеге биргән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International