Бүген министрның беренче урынбасары Фаяз Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында экологик күзәтчелек нәтиҗәләре турында сөйләде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2019 елның башыннан бирле үткәрелеп килүче төбәк экологик күзәтчелеге турында сөйләделәр. Журналистларга Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров атмосфера һавасын, су объектларын саклау, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге күзәтчелек чаралары һәм калдыклар белән эш итү турында сөйләде. Ул дәүләт инспекторлары тарафыннан 3 меңнән артыграк табигатьне саклау законын бозуга юлның ябылуын, бүгенгә шулардан 97,5%ының юкка чыгарылуын билгеләп үтте. Республика судлары әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен 6 объектның эшчәнлеген туктаткан. Алар арасыннан – туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгарган өчен «Татвторчермет җитештерү берләшмәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хокук саклау органнары белән уртак эш нәтиҗәләре буенча 17 җинаять эше кузгатылган. Фаяз Шакиров шулай ук министрлык тарафыннан Татарстанда 125 су объектының чикләре билгеләнүе, шуңа да карамастан, инспекторларның су законын бозуларны ачыклауны дәвам итүләре, ел башыннан бирле табигатьне саклау законын бозуның 380нән артыграк очрагына, су объектларына килеп-китеп йөрүне чикләүнең 43 очрагына киртә куелуы турында сөйләп үтте. “ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең, чистартмыйча гына, Мәләкәс елгасына яңгыр сулары агызуы, шулай ук Мамадыш районында “Малина” мотель-кафесы территориясендә чистартылмыйча гына хуҗалык-көнкүрешнең ташландык суларын агызу факты ачыкланган. Закон нигезендә җир асты биләмәләреннән файдалану мөмкинлекләре бирелүгә кармастан, алардан файдалану өлкәсендә дә закон бозуның 270 очрагы билгеләнгән. “Стройтехника+” компаниясе гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару аркасында 1,2 миллион сумлык зыян китергән, Әлмәт районында известьташ урлаган өчен РФ Җинаять кодексының 158 статьясындагы 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә 1,5 меңнән күбрәк закон бозу очрагы: “Бөгелмә ПТС” ачык акционерлык җәмгыятенең элекке котельнясы территориясендә мазут агызу, шулай ук “ТрансТехМет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте участогында нефть продуктларын агызу факты теркәлгән. Фаяз Шакиров, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру фактлары турында сөйләп, аларның барысының да “Экологик карта” дәүләт мәгълүмат системасына кертелүен басым ясап әйтте. “987 чүплек теркәлде, бүген аларның 98,8%ы юкка чыгарылды инде,” – дип билгеләп үтте ул.

Министрлыкның территориаль идарәләре “Автостоп” операциясе нәтиҗәләре буенча су саклау зонасына автомобиль куюның 217 очрагын ачыклаган. 1 июльдән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән “Чиста һава” дигән уртак акция кысаларында 249 машина тикшерелеп, шулардан нибары 3,6% ының гына тиешле нормативларга җавап бирмәве билгеле булган. “Барлыгы 34 миллион сумлык административ штраф салынды. Тәүге тапкыр кылынган административ хокук бозу өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 4.1.1 статьясы нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата штраф рәвешендәге административ җәза кисәтүгә алыштырыла, кисәтү кәгазьләре бирелә. 2019 елда барлыгы 757 кисәтү ясалды, 1 220 кисәтү кәгазе бирелде,” – дип хәбәр итте табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе. Шулай ук Фаяз Шакиров 15 июльдән республикабызның барлык муниципаль районнарында “Чиста яр” акциясе башланачагын әйтте. Ел саен чарада дистәләрчә мең кеше, волонтерлар катнашында меңнәрчә су объекты чистартыла, быел акция 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк,” – диде ул.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International