ЭКО кушымчалы дәрес. Тәтеш лагеренда ял итүчеләргә чүпне аерып җыю турында сөйләделәр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тәтеш районы “Чайка” шәһәр яны лагеренда экология дәресе уздырды. Чара бааларның игътибарын чүпне аерып җыюга һәм чүп күләмен киметүгә җәлеп итү максатында уздырылды. Дәрестә катнашучыларга бик бай программа: иҗади мастер-класслар, квестлар, уеннар, викториналар һәм калдыкларны дөрес итеп җыюга багышланган башка төрле чаралар тәкъдим ителде. Балалар бик күп сораулар бирде, шулай ук практик күзәтүләре вакытында алган уй-тәэсирләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Тиешсез урынга ташлап калдырылган батареяләр, лампа һәм градусниклар турында сөйләгәннән соң укучыларга экология һәм әйләнә-тирә мохитне пычрату мәсьәләләренә кагылышлы видеоролик күрсәтелде. Дәрес азагында лагерьда ял итүчеләргә истәлеккә төрле буклетлар, ведомство журналлары тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International