Яндырырга, өергә түгел, ә эшкәртергә кирәк. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт мәктәпләре укучылары өчен ЭКОдәрес уздырды

2019 елның 24 мае, җомга

Дөньяны ничек күркәмрәк һәм чистаракка әйләндерергә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чүп һәм аны утильләштерү ысуллары турында экологик дәрес үткәрде. Әңгәмә кысаларында калдыкларны классификацияләү, чүпнең кеше тормышы һәм сәламәтлегенә  йогынтысы каралды, шулай ук балалар чүпне утильләштерүнең төп ысулларына өйрәтелде, аларга кешенең әйләнә-тирә мохитне көнкүреш калдыклары белән пычрату өчен җаваплылыгы аңлатылды. Эколог укучыларны калдыклар белән эш итүнең өч төп ысулы белән таныштырды һәм, барысын да төптән уйлаганнан соң, шулар арасыннан иң куркынычсызын сайлап алырга киңәш итте. Димәк, чүпне яндырырга һәм өяргә түгел, ә эшкәртергә кирәк, дигән фикергә килде укучылар. “Чүпне файдалыга әйләндерергә мөмкин. Аның белән дөрес эш итәргә: тиешенчә аерып, эшкәртергә, ягъни кирәкмәгән әйберләрне файдалы яңа әйберләргә әйләндерергә кирәк”, – дип килеште укучылар белән инспектор Ләйсән Шәйдуллина. Экология дәресе йомгаклары буенча укучылар, барысын да берьюлы эшләргә түгел, ә иң кечкенәсеннән башларга кирәк, дигән фикергә килде. Бу дөньяда хәтта ки иң нәни гамәлебез дә бик мөһимгә әйләнергә мөмкин бит.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International