ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “JFR Co., Ltd.” компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “JFR Co., Ltd.” (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуда республика сәнәгать предприятиеләренең ташландык суларын фосфор кушылмаларыннан чистарту буенча чит илләр тәҗрибәсеннән файдалану мәсьәләләре каралды.

Әйтергә кирәк, мондый технологияне үзләштерү – республика өчен генә түгел, Япония компаниясе өчен дә көн кадагына суга торган мәсьәлә. Ник дигәндә, ул үзенең технологиясен Россия Федерациясе өчен хас булган климат шартларында сынап карау белән кызыксына.

“JFR Co., Ltd.” генераль директоры Хироши Миязаки, ташландык суны чистартуның тәкъдим ителә торган ысулын күрсәтү һәм аны сынап карау өчен иң яхшы технологияне сайлап алу максатыннан, Министрлыкның Фәнни-техник советы утырышына презентация материалын эшләүгә әзер булуын белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International