Түбән Елга аръягында үткәрелгән “Чиста уеннар”да бер тонна чамасы чүп җыелды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Территорияләрне җыештыру ялыктыргыч, күңелсез бер эш булудан туктап, күңелле уен һәм ярышка да әйләнергә мөмкин! “Казан балалары” балалар иҗтимагый оешмасы активистлары Татарстан Республикасының “Чиста булачак!” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә чүп җыюны ничек итеп шәһәр уенына әйләндереп булуны күрсәтте. Чара узган ял көннәрендә Түбән Елга аръягы (Нижнее Заречье) комлыгында үткәрелде. 8-9нчы сыйныфларда укучы балалар, командаларга берләшеп, шәһәрнең табигый объектларын чистартты. Әлеге чараның калдыкларны җыю буенча еллык Бөтенроссия проекты кысаларында уздырылуын искәртеп узарга кирәк.

Шулай итеп, 31 команда әгъзалары бер сәгать дәвамында чүп җыю буенча ярышып, аның һәр капчыгы өчен баллар җыйды. Әйтергә кирәк, балалар, уйнап-көлеп кенә дигәндәй, калдыклар белән эш итү тәҗрибәсен туплады. Өмә барышында барлыгы 113 капчык чүп-чар җыелды.

Иң яхшы командаларга дипломнар һәм квест-уен партнерларының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Әлеге акция шулай ук Түбән Кама шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Тукай районы Бәтке авылында да булып узды әле. Республикада “Чиста уеннар” Бөтенроссия акциясенә кушылган активистлар көче белән барлыгы 3 000 кг чамасы чүп җыеп алынды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International