Казанда яшәүчеләр Урта Кабан күле буен чүптән арындырган

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Көндәлек эш-мәшәкатьләрне читкә куеп, кулларына себерке-тырма алганнар! Үткән ял көннәрендә Казанда Урта Кабан күле яр буйлары чикләрендәге территорияләрне чистарту буенча өмә узган. Тәгаенләп әйтсәк, 33нче Хәрби шәһәрчек белән Ачинская урамы арасы тәртикә китерелгән. Чара Вахитов, Идел буе районнары администрацияләре, Идел буе районы идарәче компаниясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе, төбәк операторы – “ПЖКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ хезмәткәрләре, “Чиста Булачак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм Казан вузлары студентлары катнашында узган. Өмәгә шулай ук энтузиаст-волонтерлар, гомумән, шәһәребезне чиста-пөхтә итеп күрергә теләгән барча кеше җәлеп ителгән.

 Өмә вакытында барлыгы 600 капчык чүп җыеп алынган. Асылда бу – табигать кочагында ял иткәннән соң ташлап калдырылган чүп – пластик һәм пыяла шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба. Җыеп алынган чүп-чарның бер өлеше икенчел эшкәртүгә җибәрелгән.

Җәмәгатьчелекне җәлеп итү нигезендә шәһәребез территорияләрен чистарту-җыештыру буенча мондый чаралар үткәрүнең изге традициягә әйләнү баруы күңелдә канәгатьлек хисләре уята. Өмәдә катнашучыларның үзләре үк билгеләп үткәнчә, әлеге чара һәркайсыбыз өчен – үзебезнең үрнәктә туып- үскән шәһәребезгә карата мөнәсәбәтебезне күрсәтү мөмкинлеге ул. Кояшлы матур көндә дәртле музыка уйнап торган бер мәлдә тупланып һәм үзара ярдәмләшеп эшләүнең нәҗтиҗәсе бик матур булды! Өмәдә катнашучыларга иҗтимагый файдалы хезмәтләре өчен рәхмәт! Татарстан территориясендә экологик акцияләр бөтен җәй дәвамында узачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International