Рус географик җәмгыяте активистларының Зөя буйлап экологик йөзүе тәмам

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Узган ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә, Зөя буйлап көймәдә экологик йөзүе тәмамланды. Маршрут озынлыгы 40 чакрым чамасы тәшкил итсә, йөзү өч көнгә сузылды. Көймәдә йөзүчеләргә старт Апас районы Кече Күккүз авылында бирелде, ә финиш Кайбыч районы Борындык авылында иде. Чарада ундүрт кеше – Рус географик җәмгыяте активистлары һәм, әти-әниләре белән, студентлар, шулай ук Һиндстаннан, Алжирдан магистрантлар катнашты. Алар байдаркаларда йөзде һәм, төнлә куну өчен, палаткалар корды. Йөзүне оештыручылар чарада катнашучыларны ашау-эчү һәм җыештыру өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итте.

 “Чараның максаты – яшьләрне актив ялга һәм Зөя елгасын чүптән чистартырга җәлеп итү. Экологик йөзү гадәти йөзүдән аерыла: ул көймәсез генә кереп булмый торган урыннардан чүп-чар җыюны күздә тота. “Йөзүче”ләр бу юлы алты зур капчык чүп җыйды. Асылда бу – пластик һәм пыяла шешәләр, калай банкалар һәм консерв банкалары”, – дип билгеләп үтте Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы Яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International