Вертолеттан карап йөрү барышында табигатьне саклау законын бозуның 100дән артыграк очрагы ачыкланган

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Экологлар, вертолетка утырып, Лаеш, Питрәч, Биектау районнары һәм Казан шәһәре өстеннән очу барышында табигатьне саклау законын бозуның 100дән артыграк очрагын ачыклаган. Территорияләрне тикшерү буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәргән. Территорияләр өстеннән очканда, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру, файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактлары ачыкланган.

Билгеләнгән закон бозу очраклары буенча муниципаль районнар башлыкларына һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенә, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарының адресларын күрсәтеп һәм фотоматериаллар белән, хатлар җибәрелгән. Юридик затларга карата административ чаралар күреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International