Экологлар күрсәтмәсе буенча Чаллыда чүплекләрнең чираттагысы юк ителгән

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында, рөхсәт ителмәгән урыннарда урнаштырылган калдыклар өемнәрен юк итү максатыннан чыгып, рейд тикшерүләре дәвам иттерелә. Чаллыда Чаллы проспектында урнашкан торак йорт каршында чүплекләрнең чираттагысы табылып, ашыгыч төстә юкка чыгарылган. Территорияне җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрату турында гражданнар интернет-кабул итү бүлеге аша хәбәр иткән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтелгән урынга кичекмәстән барып, туфракка калдыкларны өеп кую фактын раслаган. Территорияне җыештыру өчен җаваплы торак-эксплуатация конторасы җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Чүплек шул ук көнне бетерелгән.

Моннан тыш рейдлар барышында Кама буе территориаль идарәсе экологлары 2 урында – Тукай районы “Отделочник” бакчачылык ширкәтендә һәм Чаллыда «Вдоамовец» гараж кооперативы территориясендә калдыкларны яндыру фактларын билгеләгән. Вазифаи затларга карата  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән, 10 мең сум күләмендә штрафлар салынган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International