Сарман районында экологик әдәби десант узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген халыкара экология белемнәре көне билгеләп үтелә. Экологик яктан агарту белән шөгыльләнүче кешеләр өчен генә түгел, бәлки планетабызда яшәүче барча кеше өчен дә зур әһәмияткә ия булган көн бу. Бәйрәм уңаеннан, Сарман балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Лилия” балалар бакчасында “Сукмак  буйлап китап белән” дигән исемдә экологик әдәби десант үткәрде. Хәзерге вакытта китапханәләрдә экологик агарту бурычын уңышлы төстә хәл кылу мөмкинлеге бирердәй мәгълүмати ресурслар байтак күп. Шулар ярдәмендә бәйрәм рухында театрлаштырылган бик матур чара булды бу. Балалар учреждениесенең уен мәйданчыгында китапханәчеләр һәм Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре сабыйларны Фиксик һәм Нолик киемнәрендә каршылады. Уен барышында нәниләр хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында аң-белемнәрен киңәйтүгә иреште. Балаларга планетабызда экология мәсьәләләренә битараф булмаган һәрбарчабызның аны яхшырта алуы турында аңлатылды һәм көндәлек “экологик киңәшләр” белән таныштырылды.

Әйтергә кирәк, мондый чаралар сабыйлар күңелендә табигатьнең гаҗәеп дөньясы турында күбрәк белү теләге уята һәм экология темасына китаплар укуга этәргеч бирә. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International