Чүплекләргә – “сугыш”! Лениногорскида рейд барышында ачыкланган чүп өемнәре ашыгыч төстә юк ителгән

2019 елның 12 апреле, җомга

Лениногорскида ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре шәһәр территориясенә рейд ясау барышында туфракта рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыклар өемнәренә тап булган. Ике очракта чүп-чарны шәһәр корылмалары территориясендә ремонт эшләре башкарган подряд оешмалары калдырганлыгы ачыкланган. Өченче очракта чүпнең күп фатирлы торак йортлар төзегән төзелеш компаниясенеке икәнлеге мәгълүм булган. Предприятиеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә беркетмәләр төзелгән. “Гаепле оешмаларның берсенә – мәйданы 8,9 кв. м һәм күләме 8,069 куб. м тәшкил иткән чүп өеме ясаучыга 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнде; икенчесенә беркетмә төәезлде, административ комиссия утырышында аны административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылачак”, – ди Румия Минязова. Төзелеш предприятиесе өеп калдырган чүплек мәйданының 15,39 кв.м, күләме – 6,65 куб. м. тәшкил иткәнлеге исәпләп чыгарылган. “Монысына карата да санкцияләр куллану турында карар административ комиссия утырышында кабул ителәчәк”, – дип билгеләп үткән Румия Минязова.

Предприятиеләр барлык өч чүп өемен юкка чыгарган инде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International