Түбән Кама Балалар экология-биология үзәгенә йөрүчеләр Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы идарәсендә булып кайтты

2019 елның 12 апреле, җомга

Түбән Каманың булачак экологлары – Балалар экология-биология үзәгенә йөрүче укучылар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булды. Лаборатория белгечләре алар өчен таныштыру характерындагы экскурсия үткәрде. Аның төп максаты – белгеч-экологларның эшчәнлеген балаларга күрсәтү, әйләнә-тирә мохиткә анализ һәм мониторинг ясап күрсәтү иде. Шулай итеп, бирегә килгән укучылар һава, су һәм туфракны тикшерү процессларының нинди этаплардан торуын белде, экологларның әйләнә-тирә мохитнең торышын анализлауда кулланыла торган җиһазны өйрәнүгә иреште.  Шулай итеп, үзәккә йөрүче балалар әлеге дәрес ярдәмендә алга таба үзләренең тикшеренү хезмәтләрен язу һәм сайлап алган өлкә буенча тагын да күбрәк белү өчен кирәкле белемнәр, күнекмәләр алуга иреште.

Түбән Кама шәһәренең балалар экология-биология үзәгенә йөрүче укучылар 4 юнәлеш буенча шөгыльләнә: экология-биология, табигый-фәнни, сәнгати-эстетик һәм туристик-туган якны өйрәнү юнәлешләре. Өстәмә белем бирү учреждениесенең максаты – социаль әһәмиятле эшчәнлеккә һәм сәламәт тормыш рәвешенә юнәлдерелгән югары дәрәҗәдә экологик культуралы көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International