ТР Экология министрлыгында ташландык суларны агызу чыганакларын автоматлаштырылган контрольлек системалары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде

2019 елның 12 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә ташландык суларны агызу чыганакларын автоматлаштырылган контрольлек системалары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә эшендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев, “Илкүләм экологик оператор” АҖ һәм республикабызның иң зур водоканаллары, Әлмәт һәм Иннополис шәһәрләре вәкилләре катнашты.  Kaukointernational Central Asia компаниясе вәкиле Владимир Олещенко инновацион технологияләрне гамәлгә кертүгә кагылышлы проектларны тормышка ашыру юллары,  шулай ук “Акыллы шәһәр” өчен кайбер чишелешләр белән таныштырды. “Лига” ААҖ җитәкчелеге (Саратов ш.) экология-аналитик җиһазлардан файдалану, “СЭМОС” әйләнә-тирә мохиткә экологик мониторингның комплекслы автоматлаштырылган системасы мөмкинлекләре, анализ җиһазларына һәм компьютер программаларына карата Россия Федерациясе законы таләпләре турында сөйләп үтте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирә мохит торышына күзәтчелек итүнең территориаль системасын үстерү мәсьәләләре каралды.

 “Акыллы шәһәр”нең 2018 елда башланып китүен искә төшерик. Инновацион санлы технологияләрне шәһәр инфраструктурасына кертү шәһәр хуҗалыгы белән нәтиҗәле идарә итү һәм шәһәрне яшәү өчен уңайлыракка әйләндерү мөмкинлеге бирә. “Акыллы” технологияләрне комплекслы гамәлгә кертү  иминлек дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International