ТР Студентлар лигасы белән ТР “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Студентлар арасында экологик агарту һәм аларны эко-волонтерлар сафларына максималь дәрәҗәдә җәлеп итү. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Студентлар лигасы һәм “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында “Экология: теориядән –  практикага” дигән темага “Түгәрәк өстәл” булып узды. Очрашу кысаларында КФУ экология һәм табигатьтән файдалану институтының   EcoPower отряды эко-агарту эшчәнлеге тәҗрибәсе, шулай ук  ТР Студентлар лигасы һәм “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасының уртак эш планы белән таныштыру булды. Шулай ук Студентлар лигасы белән “Чиста булачак” арасында уртак эшчәнлек һәм үзара ярдәм турында килешү имзаланды. “Алдынгы яшьләр белән эшләү – безнең өчен чиктән тыш мөһим. Вузларның, бүген мәгариф һәм мәгълүмат-мәдәният үзәкләре буларак, эко-тәрбиягә зур игътибар бирүләре сөендерә”, – дип билгеләп үтте “Түгәрәк өстәл”нең әһәмиятен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International