Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән аппарат киңәшмәсе кысаларында ТР Геоүзәк хезмәткәрләрен котлау булды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратының атналык киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләрен ТР Геоүзәгенә 20 ел тулу уңаеннан котлап үтелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бегечләрне көндәлек тырыш хезмәтләре өчен котлап, эшләрендә уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратының атналык киңәшмәсендә Дәүләт экологик экспертиза һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән яңа федераль закон таләпләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эше турында сөйләде. Ул үзенең чыгышында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясардай объектлар эшчәнлеген экологик җайга салу буенча көн кадагына суга торган мәсьәләләргә туктатлып үтте. “Министрлык подразделениеләре төбәк дәүләт экологик күзәтчелегенә караучы объектлар – әйләнә тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы (НВОС) II һәм III категорияләрдәге объектлар белән эш алып бара.  I категориядәге объектлар федераль эко-күзәтчелегенә карый, ә  IV категориядәге объектларга планлы тикшерүләр үткәрелми”, – дип хәбәр итте Рәйсә Шаһидуллина. Бүгенгә  6532 объект төбәк дәүләт исәбенә куелган:  II категориядәге 247 объект,  III категориядәге  1953 объект һәм  IV категориядәге  4323 объект.

Шулай ук Рәйсә Шаһидуллина табигатьтән файдаланучыларга карата ОНВОС объектының категориясе нигезендә билгеләнелә торган таләпләр турында сөйләп үтте. “II категория хәвефлелектәге объектлар әйләнә-тирә мохиткә йогынты турында декларацияләр тапшырырга, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр нормативлары, рөхсәт ителгән күләмдә ташландык сулар нормативлары, калдыклар хасил итү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары исәпләмәләрен үтәргә, җитештерүдә экологик контрольлек программаларына ия булырга, ел саен производствода экологик контрольлекне хәл кылуны оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хисап тапшырып барырга, Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар планына ия булырга (рөхсәт ителгән  күләмдә зарарлы матдәләр нормативларын, рөхсәт ителгән күләмдә ташландык сулар нормативларын үтәү мөмкинлеге булмаган очракта) һәм аны үтәү турында хисаплар тапшырырга, һавага зарарлы матдәләрне вакытлыча чыгару һәм ташландык суларны вакытлыча агызу рөхсәтләренә ия булырга тиеш (рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр нормативларын, рөхсәт ителгән күләмдә ташландык сулар нормативларын үтәү мөмкинлеге булмаганда)”, – дип сөйләде Рәйсә Шаһидуллина.

 Киңәшмә азагында ТР Геоүзәк хезмәткәрләрен котлау булды:

“Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы” күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләнделәр:

җир асты суларына мониторинг алып бару бүлеге начальнигы Никонова Елена Владимировна;

ресурслар һәм җир асты сулары  торышын бәяләү бүлеге начальнигы Яшина Евгения Викторовна.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

җитештерүне тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Мономахова Валентина Николаевна;

ресурслар һәм җир асты суларының торышын бәяләү бүлеге әйдәп баручы геологы Насретдинова Рита Ришат кызы.

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

җир асты суларына мониторинг алып бару бүлеге машина йөртүчесе Барсков Артем Сергеевич:

җитештерүне тәэмин итү бүлеге машина йөртүчесе Хәлиуллин Марат Мәхмүт улы.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International