Экологлар: Питрәч районында нефтьүткәргеч тишелгән урында кар 2 класс хәвеф белән яный

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

“Транснефть – Прикамье” АҖ нефтьүткәргече тишелгән урында алынган кар 2 класс хәвеф белән яный, анда нефтьүткәргечләр күләменең 78 % тәшкил итүе исәпләп чыгарылды”, – ди экологлар. 15 март көнне ТР Питрәч районы Иске Йорт һәм Чыты торак пунктлары арасында урнашкан нефтьүткәргечтә авария булган. Пычранган туфрак мәйданының 700 кв.м тәшкил итүе ачыкланган. Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләргә нефть эләккән. Хәзерге вакытта янгын килеп чыгу куркынычы аркасында бу урынга керү чикләнгән. Атмосфера һавасыннан алынган пробалар нәтиҗәләре этилацетатның рөхсәт ителгән максималь тупланышының (бер тапкыр) чик күләменнән  4,3 тапкырга артуын күрсәтте, туфрак пробалары нәтиҗәләре соңрак әзер булачак, дип хәбәр иткән экологлар. 

Агымдагы елның февралендә Әлмәт районы Колшәриф авылы тирәсендә дә предприятиенең экология иминлеге таләпләрен бозу очрагы теркәлгәнлеген искә төшерик. Биредә, магистраль нефтьүткәргечның 16 нчы чакрымында нефть продуктлары белән мөлдерәмә тулган котлован табылган: анда техник эшләр белән бәйле рәвештә торбаүткәгечләрдән агызып торылган нефть продуктлары вакытлыча сакланган. Ләкин гидроизоляция материаллары белән тышланмаган, туфрак өеме белән әйләндереп алынмаган бу котлованның исемсез чишмәнең (Дала Зәе елгасы кушылдыгы) су саклау зонасында, судан нибары 30 метр ераклыкта урнашканлыгы билгеләнгән. Әлеге факт буенча предприятиенең вазифаи затына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегендәге һәм башка эшчәнлектәге чикләүләрне бозып файдалану) һәм 8.1.статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) нигезендә  административ эш кузгатылган.

Шулай ук “Транснефть – Прикамье” АҖ моннан өч ел элегрәк тә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул чагында Лаеш районы Комлы Кавал авыл җирлегенең Комлы Кавал авылы тирәсендә туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу һәм күчерү аркасында туфакны бозу факты билгеләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International